Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“ГТО тамгасы аның күкрәгендә”

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” – ил халкын физик тәрбияләүнең күмәк спортка һәм илкүләм сәламәтләндерүгә юнәлтелгән бик яхшы программасы һәм норматив нигезе.

Совет заманының шаһитлары Самуил Маршакның “Билгесез герой турындагы хикәя”дән: “ГТО тамгасы аның күкрәгендә...”, – дигән юлларны бик яхшы хәтерлидер, хәер физик әзерлек системасы турында укучыларыбызның күбесе ишетеп кенә белмидер. Ул СССР вакытында эшләгән була, ә 2014 елда яңадан кертелә. ГТО комплексы 11 баскычтан тора, аның һәрберсе билгеле бер яшькә тәңгәл килә. Комплекс составына кергән норматив төрләре кешенең физик үсеш сыйфатлары: түземлек, көч, сыгылмалылык, тизлек һәм кулланма күнекмәләр дәрәҗәсен билгеләүгә юнәлтелгән. Аларны тапшыру өчен бөтенләй дә гадәттән тыш сәләткә ия булу мәҗбүри түгел. ГТО нормативларын даими тап­шыручы Тәтеш районы оешмалары вәкилләре дә моңа шәхсән инандылар. Узган елларның нәтиҗәләре буенча, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе методисты Ольга Андрианова районның мәгариф бүлеге, үзәк район хастаханәсе, мәдәният бүлеге, гражданнарны яклау көллияте, Тәтеш механика заводы, Тәтеш районы РПФ Идарәсе һәм башка коллективларның активлыгын билгеләп үтә. “Беренче вакытта кешеләр ГТОга сагаеп карасалар, хәзер инде аларның күпчелеге “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексына күтәренке рухта килә һәм нормативларны тапшырудан канәгатьлек ала. Бернинди дә аерым физик әзерлек таләп ителми, иң мөһиме – сәламәтлек белән проблемалар булмасын”, – ди ул. Дөрес, алтын, көмеш яки бронза значок­ларга дәгъ­ва кылучыларга тырышырга туры киләчәк. Октябрьдән һәр пәнҗешәмбе һәм җомга саен теләге булган һәркем ГТО нормативын тапшыра ала. Тагын да тулырак мәгълүматны 2-57-53 телефоны буенча тест уздыру Үзәгеннән белергә мөмкин. 
Юлия КАЛИНИНА  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев