Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иң зур бүләк – алкышлар

Сугыш һәм хезмәт ветераннарының халык хоры юбилейлы туган көнен “Тормыш буйлап җыр белән” дигән бәйрәм программасы белән билгеләп үтте.

(Тәтеш, 27 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Ирина ЕФИМОВА). Утыз биш ел элек район мәдәният йортында узган концертларның берсендә ветераннар төркеме “Кайнар кар” җырын башкарган, аларның чыгышын якташлары сокланып тыңлаган булган. Шәһәрдә ветераннар хорын оештыру идеясе шул чакта барлыкка килгән дә инде.

Педагогия училищесының музыка укытучысы Ольга Абросимо­­ва –­ аның беренче җитәкчесе. Районның ветераннар советына ул чакта Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Басов җитәкчелек итә, аның инициативасы ярдәмендә хорда ир-егетләр-фронтовиклар да катнаша.

Район авылларында яшәүчеләр һәм шәһәрлеләр ветераннарны кадерле кунаклар кебек каршылыйлар. Коллектив таныла бара, вакытлар узу белән республиканың башка шәһәрләренә һәм районнарына йөри башлый.

Иҗади эшчәнлекләрендә башкару осталыгы, сәхнә культурасы елдан-ел камилләшә, репертуар байый, һәм хор теләсә нинди чараны бизәгән бердәм коллективка әверелә. Хормейстер Тамара Яшукова җитәкчелегендәге коллективка фидакарь иҗади эшчәнлекләре өчен 1990 елда “Халык хоры” дигән мактаулы исем бирелә. Ул төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр һәм чараларда даими катнашучы булып тора. Узган ел хор үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның респуб­лика фестивале лауреаты була һәм аларга Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә чыгыш ясау бәхете елмая. Хор коллективын әһәмиятле дата белән район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән  райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирилина котлады: “Халык хоры җыр-моң ярату берләштергән төрле милләт һәм һөнәр кешеләрен җыйды. Сез район үсешенә гаять зур өлеш кертәсез һәм үзегезнең иҗатта Ватанга мәхәббәт белдерүегезне дәвам итәсез. Тәтеш районында шундый коллектив булуы белән без горурланабыз, сезгә сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим һәм иң изге теләкләрне юллыйм”.

Районның иҗтимагый, мәдәни, иҗади эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Маргарита Адайкина җитәкчелегендәге хор коллективы, аның катнашучылары На­талья Башина, Тамара Прохорова, Валентина Трофимова Тәтеш районы башлыгы Рәхмәте белән бүләкләнделәр.  Никадәрле еллар узса да, хорның репертуары, элеккечә үк, мәңгелек кыйммәтләрне – дуслык, гаиләгә һәм Ватанга булган мәхәббәтне үз эченә сыйдыра – җырларның төп темасы менә шулар, алар тыңлаучылар йөрәгенә һәрвакытта җан авазы буларак барып ирешә. Район мәдәният йорты сәхнәсеннән талантлы музыкант Юрий Угаров уйнавына кушылып башкарган коллективның дүрт телдә яңгыраган тезмәләре күңел кылларын тибрәтте, чөнки җыр-моң теле һәркемгә дә аңлаешлы.
Районның иҗат коллективлары тантана сәбәпчеләренә сәламәтлек һәм яңа уңышлар теләп, үзләренең котлау­ларын бүләк иттеләр.

“Тыңлаучыларның юбилей концертыбызны бердәм һәм ихлас итеп кабул иткәннәре өчен без чын күңелдән рәхмәтле, – дип уртаклаштылар ветераннар хорында катнашучылар. – Тамашачыларның ягымлы елмаюлары һәм юмарт алкышлары – безнең өчен иң зур бүләк”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев