Игелекле фея һәм вазифасы буенча педагог
Аклы-каралы рәсемдәге бер төркем кешеләр арасында – халык мәгарифе Отличнигы, Татария АССР мәктәбенең атказанган укытучысы Галина Голод гәүдәләндерелгән.
Педагог хезмәт юлын 1943 елда башлап, үзенең бар гомерен балаларга багышлый – бу вакытта безнең шәһәргә Ленинградтагы балаларны эвакуациялиләр. Олыраклар Тәтеш педагогия училищесына керәләр, Галина Александровна анда рус теле һәм әдәбияты укыта.
Сугыш вакытындагы студентлар арасында Мария Шольтес-Әминова дигән кыз да була. “Кронштадт хәбәрләре” гәҗитендә бастырылган үзенең “Язмалар” очеркында ул укытучы турында аерым бер җылылык белән язган: “Минем сыйныф җитәкчем уку барышында мине кайгырткан игелекле фея булды: кулыма йә пирожки, йә өйдә пешерелгән күмәч тоттыра иде”.
Галина Александровнаның нәкъ тә менә Татария АССРның Мәгариф министрына юллаган язмасы балалар йортында тәрбияләнүчегә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң алга таба институтта укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирә.
Педагог биографиясеннән тагын бер факт билгеле. Никифоровка дигән кечкенә авылдан булган гади кыз буларак, ул студент елларында куелган театр күренешләрендә төп рольләрне уйный. Ул чаклардагы танылган актер Ордаров спектакльләрнең берсендә аның башкаруын күреп, аны Мәскәүдәге театр институтына чакыра. Ләкин булачак педагог сайлаган һөнәренә тугры кала һәм уннарча ел элек кичәге мәктәп укучыларының белемен камилләштерә, аларны классикларның әсәрләре белән таныштыра.
Галина Александровна тууга быел йөз яшь тула.
Ул инде исән түгел, ләкин рәхмәтле студентларының күңелендә ул гадел һәм ярдәмчел, шулай ук квалификацияле башлангыч сыйныфлар укытучыларының берничә буынын әзерләгән остаз буларак мәңгегә уелып калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев