Игезәк кызлар – конферансье
Бидәңге урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары Эльвина һәм Гадел Мәүлетовлар “Йолдызлык” фестиваленең “Конферанс” номинациясендә өч тапкыр җиңүче булды.
(Тәтеш, 24 май, “Тәтеш таңнары"). Бидәңге урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары Эльвина һәм Гадел Мәүлетовлар “Йолдызлык” фестиваленең “Конферанс” номинациясендә өч тапкыр җиңүче булды.
Игезәкләрне бәйгегә әзерләү белән беренче өч елда педагог Гүзәл Саматова шөгыльләнде, алар аны “икенче әни” дип йөрткәннәр, быел – мөгаллимә Зөлфия Хөсниева.
Эльвина белән Гаделгә хәзер 10 яшь. Остазлары әйтүенчә, алар игезәкләр булуга да карамастан, балаларның холыклары төрлечә. Кыз биремнәрне тырышып һәм җыйнак итеп башкара, малай инде уйланырга озак вакытын сарыф итми һәм карарларны тиз хәл итә. “Йолдызлык” фестивалендә беренче тапкыр 2016 елда катнашырга булдык. Дәрес вакытларында балалар шигырьләр, әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр, шуңа күрә бернинди икеләнүләрсез аларны сайлап алдык”, – дип уртаклаша Гүзәл Назыйл кызы.
Гаделнең киләчәктә – президент, ә Эльвинаның тегүче яки массаж ясаучы булырга теләве игътибарга лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев