Иминлек үз кулыбызда
ТР территориясендә 2019 елның 25 апреленнән 2019 елның 10 маена кадәрге вакытта ТР Министрлар Кабинетының 294нче санлы карары белән янгынга каршы аерым тәртип кертелә.
Әлеге вакытта тыела: коры үлән һәм чүп-чар яндыру; ачык утта (учаклар, мангал) ризык әзерләү, урман янгыннары китереп чыгару куркынычы булган торак пунктлар, гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм коммерцияле булмаган дача берләшмәләре, урман кишәрлеге белән чикләнгән балалар сәламәтләндерү лагерьләре, икътисад, сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында, торфлы урыннарда урман белән чикле ачык территорияләрдә пиротехник әйберләр куллану.
Авыл җирлекләре Советы, район предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләренә киңәшләр: ведомство кул астындагы объектлар территорияләрен корыган үләннәрдән һәм чүп-чардан чистартырга; баланста булган янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының эшләү торышын тикшерү буенча чаралар кулланырга; янгынга каршы аерым тәртип эшләгән вакытта янгын куркынычы китереп чыгаручы эшләрне уздыруны чикләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев