“Итекләр”не сайладылар
Мәдәният

“Итекләр”не сайладылар

“Данс” хореография берләшмәсе сабыйлары “Йол­дызлык-2019” фестиваленең район этабы гала-концертында тамашачылар күңелендә “Итекләр” дигән “ялкынлы” биюне башкаручылар буларак истә калды.

Иҗат коллективын “Каенкай” балалар бакчасының 16 сабые тәкъдим итте. Алар бәйгедә тәүге тапкыр катнаш­ты, шулай да район этабы финалына ышанычлы рәвештә үттеләр, өстәвенә “Хоре­ог­рафия” номинациясен­дә икенче булдылар. “Чыгыш ясарга якынча ике ай әзерләндек. Бию сайлаганда башта ук “Итекләр” дигәнгә тукталдык, башка төрлеләрен хәтта карап та тормадык”, – дип уртаклашты хореография берләшмәсе җитәкчесе Екатерина Сергеева.  
 


Нет комментариев