Канатлылар сезоны
Кош гриппы (кошларның классик чумасы) – йорт һәм күчмә кошларның ашкайнату, сулыш юлы, үлем куркынычын тасвирлаучы кискен инфекцияле чир.
“Чир аеруча куркынычлылар исәбенә керә, ул зур икътисади зыян китерүгә йогынты ясый”, – дип кисәтә ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең чик буе ветеринария контроле бүлегенең дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова. Кош гриппын йоктыру һәм тарату сәбәпләренең берсе – бу санкциясез базарлардан, таныш түгел, очраклы кешеләр аркылы, кошларның кош гриппы буенча иминлеген раслаучы документларсыз, тере килеш йорт кошлары сатып алу.
“Әлеге проблема белән күпләргә 2018 елда инде очрашырга туры килде, – дип хәбәр итә белгеч. – Кош гриппы таралу куркынычы, зарарланган барлык кошларның үлеме белән бәйле берничә профилактик чараны үтәргә киңәш итәбез. Барыннан да бигрәк тикшерелмәгән кошларны яки продукцияләрне ташуга юл куймау мөһим, алар әлеге чир белән инфекцияләнгән булырга мөмкин. Санкциясе булмаган теләсә нинди ярминкәләр һәм шундый продукцияләрне сату куркыныч тудыра, кош гриппы ишегалдында барлыкка килергә яисә кешеләр инфекция йоктырган булырга мөмкин. Кошларны ябып тотуны тәэмин итәргә кирәк, аеруча да күчмә киек кошлар очкан вакытта, алар шулай ук әлеге чирне таратучы булып торалар. Азыкларны тиешле барлык ветеринария белешмәләре белән әлеге чир булмауга ышанычлы урыннардан гына сатып алу зарур”.
Кош гриппы кешеләр өчен гадәттә куркыныч түгел. Ләкин бүгенге көндә әлеге вирусның күп күләмдәге охшаш төрләре һәм штаммнары бар, грипп котырмас һәм кеше аның белән авырмас дигән гарантия юк.
Йорт кошлары белән санкциясез сәүдә итүләрен күргән очракта транспорт номерын карап калырга яки сатучының фамилиясен белергә тырышыгыз, бу хакта район ветеринария хезмәте белгечләренә, яисә 8(84374) 3-17-99 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.
Марсель Шәрәфиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев