Канун нигезендә
Татарстанда 20 апрельдән 2019 елгы язгы кыр эшләре вакытында хезмәтне саклау һәм эшләрне имин башкару таләпләрен үтәү буенча айлык старт ала.
Чара ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Хезмәт дәүләт инспекциясе ярдәмендә үткәрелә. Ведомство билгеләп үткәнчә, былтыр республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре тупас бозылган, шуның нәтиҗәсендә бәхетсезлек очраклары килеп чыккан. Безнең районда шуңа охшаш хәлләргә юл куймас өчен, районның авыл хуҗалыгы, азык-төлек белгечләре хуҗалык җитәкчеләренә чәчү һәм туфрак эшкәртү техникаларына, язгы чәчү вакытында файдаланыла торган асылмалы эш коралларының техник торышына куркынычсызлык таләпләре нигезендә һәрдаим тикшерү оештырырга киңәш итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә билгеләнгән төрдәге журналга мәҗбүри теркәү, хезмәтне башкаруның куркынычсыз алымнарын өйрәнүне оештыру, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча чираттан тыш инструктажлар уздыру, хуҗалыкка производство практикасына кайткан студентларны аерым контрольгә алу зарур, эшчеләр мәҗбүри тәртиптә медицина тикшерүе узарга, эшчәннәр махсус өс һәм аяк киеме, башка аерым саклану әйберләре белән тәэмин ителергә тиеш.
Николай Плотников
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев