Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Каракларның ояты юк

Район территориясендә 2019 ел башыннан 10 кеше алдакчылар ятьмәсенә эләккән, ерактан идарә итү юлы белән 600 мең сумнан күбрәк акча урланган.

 

– Аферистлар Интернет аша кешеләрдән акча урлауның нинди ысулларын файдаланалар?
Безнең сорауга Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы җинаятьче­ләрне эзләү бүлеге өлкән опер­уполномоченные Игорь Горбунов җавап бирә:

– Анализ күрсәткәнчә, хәзерге вакытта кылган җинаятьләрнең күп өлеше Интернетны файдаланып алдашуны тәшкил итә. Онлайн-сатып алулар бүгенге көндә кешеләр тормышында аерылгысыз өлеш булып тора, һәм алдакчылар моңардан ничек тели шулай файдалана.

Алдакчылыкның аеруча да киң таралган төрләрен исәплик.
Туганың бәлагә юлыккан
       Таныш түгел берәү шалтырата, ул туганыгызның бәлагә юлыгуын хәбәр итә, мисалга, юл-транспорт һәлакәтенә яисә җинаять кылган, һәм туганыңны җаваплылыктан азат итәр өчен, акча кирәк. Ышанучан зыян күрүче билгеләнгән сумманы алдакчы әйткән исәп-хисап счетына күчерә.
Сайтларда тәкъдим ителгән товар, автомототранспортларны сатып алу
             Алдакчы сатып алу­чы­га шалтыратып, товар сатып алырга әзер булуын хәбәр итә, әмма акча күчерү өчен банк картасының барлык реквизитларын әйтергә, яисә алдакчы үзе товар сатуы хакында белдерү куеп, аңа алдан түләп куярга кирәклеген үтенә.
Мобиль җайланмага зыян китерә торган программалар кертү
          Абонент номерына ­таныш түгел номердан “Сатып алам яки алыштырабыз­мы?”, “Алыштырырга тәкъдим итәм + менә фото” дигән язу белән аңлашылмый торган хәбәр килә. Әлеге текстка сылтама урнаштыралар (нигездә сайтларга игъланнар биргәндә). Хәбәрне ачкан вакытта, вирус телефонга автомат рәвештә күчә, аның бөтен эшләнешен юк итә, нәтиҗәдә “Онлайн-банк” аркылы банк картасына автомат рәвештә тоташтыруны тормышка ашыра һәм шуннан соң акча күчерү гамәлен башкара.
Мобиль кушымталар буенча банк картасыннан акча күчерергә омтылу
           Зыян күрүче Интернет челтәрендә эзләүләр аркылы мобиль элемтәгә, коммуналь хезмәтләргә түләүне, нинди дә булса күчерүләр башкаруны чынлыктагы провайдерлар аркылы түгел, ә алдакчылар “корган” сайтлар аша түләргә омтыла.
Гадәттә зыян күрүчеләрдән барлык мәгълүматларны (фамилия, исем, әтисенең исеме, карта номеры, гамәлдәге вакыты һәм яшерен CVC-код – картаның кире ягындагы саннары) хәбәр итүне сорыйлар. Сезнең счетка банк аша күчерү өчен бары тик карта номеры гына кирәк! Калган барлык мәгълүматлар алдакчыларга акча алу өчен мөмкинлек бирә.
Тәтеш районы полициясе кешеләргә уяу  һәм шәхси милекне саклауда игътибарлы булу үтенече белән мөрәҗәгать итә. Банк карталарына кагылышлы мәгълүматларны беркемгә дә әйтмәгез, һәм бәясе киметеп сатырга куелган товарларга, яисә автомототранспортлар хакындагы игъланнарга кызыкмагыз.

Әгәр сез алдакчылыкның
 мәкерле гамәленә юлыксагыз, яки сезне алдарга тырышсалар, 02, (кәрәзледән – 020), 2-87-28
 телефоннары буенча кичекмәстән полициягә шалтыратып әйтегез.

Динә Мансурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев