Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

“Казаков” хуҗалыгы кырга чыгарга әзер

“Барлык техника ремонтланган, буялган, машина-трактор паркы быел яхшы техник сыйфаттагы яңа МТЗ-82 тракторына тулыланды”, – ди хуҗалык җитәкчесе Сергей Казаков.


Тиешле стандартларны узган, тигез бөртекле орлыклар әлегә складта саклана. Кайгыртучан хуҗа үзенең чәчү материалы булсын өчен, быел кырларында элиталы сабан бодае орлыклары булдыру карарын кабул иткән, бу читтән сатып алуга караганда күпкә табышлырак. Чәчүлекләрне тукландыру матдәләре белән тәэмин итәргә чәчү җирләренең бер гектарына тәэсир итүчән матдәдә 104 килог­рамм минераль ашлама сатып алынган, Сергей Михайлович билгеләп үткәнчә, ул үсемлекләрнең үсүенә һәм уңышның өлгерүенә уңай йогынты ясый.
Язгы кыр эшләре вакытында хуҗалыкта 13 кеше хезмәт куячак. “Медицина тикшерүе уздым, сәламәтмен, – ди елмаеп тәҗрибәле механизатор Владимир Кильганов, – махсус кием бирделәр, хезмәткә түләү буенча хакны беләм, хәзер, барлык игенчеләр кебек, бары тик бер генә нәрсә – яхшы һава торышын көтәм”.      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев