Көн кадагында – иминлек һәм хокук тәртибе
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендәге Тәтеш муниципаль районының наркотикларга каршы комиссия һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссиянең чираттагы ведомствоара утырышында район территориясендә алда торган бәйрәм чараларын уздырган вакытта куркынычсызлык, хокук тәртибен тәэмин итүне оештыруны тикшерделәр;
2019 елның I кварталы өчен наркохәлне анализладылар, II кварталга төп бурычларны билгеләделәр, шулай ук наркомания, токсикомания, алкоголизмны профилактикалау буенча районның мәдәният учреждениеләре эше турындагы мәгълүматны тыңладылар.
“Хокук тәртибен оештыру буенча ведомствоара үзара ярдәмләшү югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Без районда яшәүчеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплы”, – дип йомгаклады киңәшмәне Рәмис Хатыйп улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев