Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Куркынычсызлыкка билге куелды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агросәнәгать комплексы профсоюз хезмәткәрләренең район комитеты хәбәр иткәнчә, хезмәтне саклауга һәм янгын куркынычсызлыгына районның авыл хуҗалыгы предприя­тиеләрендә I кварталда 722 мең сум сарыф ителгән.

“Колос”, “С. М. Казаков”, “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшчәннәрнең куркынычсызлыгына һәм сәламәтлегенә иң югары бәя бирелгән. “Р. Г. Сафиуллова”, “Бакырчы”, “С. М. Казаков”, “Авангард” хуҗалыклары  җитәкчеләре хезмәткәрләренә сәламәтләндерү учреждениеләренә юлламалар сатып алалар. Хуҗалык җитәкчеләренә язгы кыр эшләре башланганчы хезмәткәрләрне махсус кием, аерым саклау әйберләре белән тәэмин итү, медицина аптечкалары, мәҗбүри медицина тикшерүе үтүне оештыру, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инс­труктаж  уздыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев