Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Кызлар волейболда ярышты

Байраш мәктәбе укучылары спортны бик үз итә. Биредә мәктәптә укучы һәм студент кызлар арасында узган волейбол ярышы моның шулай икәнлегенә ачык дәлил булып тора.


“Спорт кичәсен җирлек башлыгы Әсхәт Гобәев сәламләү сүзләреннән ачып җибәрде һәм уенчыларга алда торган кызу ярышта җитезлек, осталык теләде. Авылдашыбыз Илдар Сәяхфәров һәм физик культура укытучысы Зөфәр Минвәлиев оештырган ярышта кызлардан торган һәр команда җиңүгә ирешер өчен бар көчкә тырышты. Шулай итеп “Дуслык” – 1нче урынга, “Алтын” – 2нче, “Таң йолдызы” өченче урынга ия булды. Иганәчеләр Руслан Шәфигуллин  белән Ильмаз Заһидуллин ярышта катнашучыларның һәркайсына грамота белән медаль тапшырдылар”, – дип хәбәр итте Байрашның мәдәният хезмәткәре Рамил Ильясов.
Материалларны Сания Сәмигуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев