Тәтеш ягы тарихы музее “Татарстанның музей язы – 2019” традицион республика акциясендә чираттагы тапкыр актив катнашты.
Чарага килүчеләр өчен 1нән 7 апрельгә кадәр ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү, районның медицина тарихы, Эшче һөнәрләр елы, Россиядә театр елы һәм башка темаларга багышланган программалар тәкъдим ителде. Укучылар экскурсияне алып баручыларны кызыксынып тыңладылар, мастер-классларда, интерактивларда катнаштылар.
Нет комментариев