“Минем шәҗәрә”
ТРда 2019 елның 20 мартыннан 30 апреленә кадәр генеалогия тикшерүләр бәйгесе уздырыла.
"Минем шәҗәрә” бәйгесендә 6 яшьтән алып биш яшь төркеме буенча теләге булган һәркем катнашырга хокуклы. Җиңүчеләр һәрбер яшь төркеме буенча аерым билгеләнә һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә.
Бәйгедә катнашучыларның эше ике этапта карала: 2019 елның 20 мартыннан 15 апреленә кадәр – муниципаль; 2019 елның 16нан 30 апреленә кадәр – республика. Тәкъдим ителгән эштә гаилә тарихыннан теләсә нинди кызыклы фактларны бирергә була. Бәйге турындагы тулырак мәгълүмат архив эше буенча дәүләт комитетының http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1792070.pdf, http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm сайтында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев