Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Миньоннар тамашачылар күңеленә хуш килде

“Әкият” балалар бакчасының “Йолдызчык­лар” бию коллективы “Йолдызлык-2019” фес­тиваленең район этабында чираттагы тапкыр чыгыш ясады.


Коллектив “Җиләк тарихы”, “Миньоннарның туган көне” дигән матур композицияләре белән жюриның, тамаша­чыларның күңеленә хуш килеп, “Хореог­рафия” номинация­сендә беренче урынны алды. “Йолдызчыклар” составында 4тән алып 7 яшькә кадәрге 27 бала бар. Алар та­рафыннан катлаулы бию хәрәкәтләре һәм күренеш­ләр башкарылды, бик яшь булу­ларына да карамастан, балалар куелган бурыч­ны үтәделәр. 
Репертуар сайлаган вакытта тәрбияләнүчеләрнең дә мәнфәгате һәрвакытта исәпкә алына. Бию аларның үзләренә дә, тама­ша­чыларга да аңлаешлы булырга, ә күренештә – тарих “укылырга” тиеш, – ди бию коллективының сәнгать җитәкчесе Лилия Минневәлиева.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев