Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Моны белергә кирәк

Безнең укучыларыбыз сорауларына районның баш дәүләт салым инспекторы Раилә Низамиева җавап бирә.

– 2018 елда милек салымнарын түләү һәм салым белдерү кәгазен алу вакыты нинди?
– Салым кодексы билгеләгәнчә, салым хатлары  2018 елның 3 декабреннән дә соңга калмыйча түләнергә тиешле булган түләү вакыты чыкканчы 30 көн эчендә гражданнарга җибәрелә. 
– Республикада яшәүчеләр милек салымнарын түләү өчен салым белдерүләрен ничек алачак?
– Бүгенге көндә салым хезмәте салым түләүчеләргә салым хатларын формалаштыру һәм җибәрү буенча чаралар башлап җибәрде инде. Салым кәгазьләре салым түләүчеләргә – “Физик затларның шәхси кабинеты”ннан файдаланучыларга электрон рәвештә җибәреләчәк, ә калган затларга почта аша юлланачак. Шулай ук “Шәхси кабинет”тан файдаланучы затлар хәбәр кәгазен алуның электрон ысулыннан баш тарткан очракта, салым белдерүләрен почта аша алачак. 
Салым кәгазьләрен җибәрү этаплап башкарыла, бүгенге көндә салым түләүчеләрнең бер өлеше – “Шәхси кабинеттан файдаланучы физик затлар” әлеге кәгазьләрне алды инде. Салым белдерүе кәгазьләрен бастыру һәм җибәрү агымдагы елның октябренә кадәр гамәлгә ашырылачак. Аларны массакүләм бастыру белән Россиянең берничә шәһәрендә (Волгоград, Түбән Новгород, Красноярск, Кемерово, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа) урнашкан “Салым-сервис” ФКУ филиаллары типографияләре шөгыльләнгәнлектән, белдерү кәгазьләре шул шәһәрләрнең берәрсеннән килергә мөмкин. 
– Ни өчен салым белдерүе кирәк?
– Күчемсез мөлкәткә, җир кишәрлекләренә, транспорт чараларына һәм аерым очракларда физик затлар кеременә салым исәпләвен салым органнары Россия Федерациясе Салым кодексының 52нче маддәсе нигезендә исәпләргә тиеш. Исәп-хисап нәтиҗәсендә салым белдерүе формалаша, һәм ул билгеле салым түләүчегә – физик затка адреслана. Салым түләүчегә җибәрелә торган комплект үзе салым белдерүе кәгазеннән, салымнар түләү өчен квитанция­ләрдән тора.  
– Салым белдерүе кәгазендә үзгәрешләр бармы? Һәм аны мөстәкыйль рәвештә аңлап буламы? 
– Әйе, үзгәрешләр бар. Җир салымы буенча законнарга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, ташламалардан файдаланучы гражданнар саны артты.
Бу салым түләүчеләрнең ташламага ия булган категорияләренә хәзер пенсионерлар да кертелү белән бәйле. Ташламалар бирү механизмында да үзгәрешләр бар: салым түләүдән “алты сутый” азат ителә. Әгәр элек салым базасын (участокның кадастр бәясен) 10 мең сумга киметү рәвешендә исәп бирелсә, хәзер салым базасы салым түләүче милкендә булган җир участогының 600 квадрат  метр мәйданындагы кадастр бәясе күләменә кими. 2017 ел өчен җир салымын исәпләгәндә, салым органында салым түләүченең пенсионер булуы турында мәгълүмат алынса, ул автомат рәвештә бирелә. 
Мәсәлән, участок мәйданы 6 сутыйдан артмаса – салым салынмаячак, ә участок мәйданы 6 сутыйдан артып китсә – салым ташламадан артып киткән мәйдан өчен исәпләнәчәк.
Милек һәм транспорт чарасына салымда үзгәреш­ләр юк.  
Агымдагы елда аерым гражданнар 2017 елда милек салымнарын түләү буенча салым белдерүләре алачаклар, аларда 2016 һәм 2017 елларда салым агенты тарафыннан сакланмаган физик затлар кеременә салым исәп-хисабы өстәләчәк. Элегрәк салым түләүчеләрнең мондый категориясе 30 апрельгә кадәр 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга һәм 15 июльдән дә соңга калмыйча салым түләргә тиеш иде.
www.nalog.ru Россия Федераль салым хезмәте сайтының “Салым белдерүе 2018” дигән промо-бите салым белдерүен мөстәкыйль ачыкларга ярдәм итәчәк. 
(дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев