Өлкән кешеләрнең проблемалары турында сөйләштеләр
Балалар китапханәсендә “Өлкәннәрнең проблемалары һәм аларны хәл итү юллары: хезмәтләрне ничек якынрак һәм уңайлырак итәргә” дигән темага түгәрәк өстәл артында утырыш булып узды.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирилина, социаль яклау бүлеге, Тәтеш районы Россия Пенсия фонды Идарәсе, Тәтеш үзәк район хастаханәсе, “Форпост” үзәге, социаль иминият фонды вәкилләре, районның өлкән кешеләре һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Белгечләр ташламалар, юлламалар һәм матди ярдәм алу, тернәкләндерүнең техник чараларын тәкъдим итү, дарулар бирү, документлар алу һәм рәсмиләштерү тәртибе турында сөйләде. Социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова җыелучыларны Олы Шәмәктәге картлар һәм инвалидлар интернат-йорты эшчәнлеге белән таныштырды, социаль ярдәм чаралары турында бәян итте. Оештыру-методик кабинеты җитәкчесе, район үзәк хастаханәсе табиб-методисты Александр Дубровский йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларын кисәтү турында сөйләде. Хәзерге вакытта ешайган зур караклык очраклары, волонтерлык ярдәме турында да сүз барды. Тәтеш районы РПФ Идарәсе оештырган компьютер белеме курслары пенсионерларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев