Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Озак яшәү сере – тормышны яратуда

Тәтеш районы Кушкуй авылында яшәүче Александр Князькин апрельдә туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


Ул күп балалы гаиләдә туа, кече яшьтә булганда апасы белән абыйсы ахирәт дөньясына күчә. Соңрак әтисе вафат була, һәм әнисе Евдокия Андреевнага балаларын берьялгызы үстерергә туры килә.
Сугыш башланганда Александр Павловичка унике яшь була. Әйе, аңа фронтка барырга насыйп итми, шулай да ул тылдагы барлык авырлыкларны үз башыннан кичерә: олылар белән беррәттән колхоз кырларында хезмәт куя, үгез җигеп район үзәгенә ашлык ташый, кыш айларында фронт өчен урманда агач әзерләүдә катнаша. Александр Павловичның бөтен гомере туган авылы, җир һәм тимерчелек белән бәйле. “Правда” гәҗите исемендәге колхозда башта гади колхозчы була, ә 1960 елдан – егерме ел тимерче. Пенсиягә чыккач та әле озак еллар дәвамында кладовщик һәм склад мөдире вазифасын үти. Аның фоторәсеме озак еллар хуҗалыкның Мактау тактасында эленеп тора. Александр Павлович “Фидакарь хезмәте өчен” юбилей медале, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. Хатыны Евгения Дмит­риевна белән ярты гасырдан күбрәк тату гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Александр Павловичның хәзер җиде оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.
Авылдашлары аның хакында хезмәт сөючән, намуслы, ярдәмчел кеше буларак сөйли. Нәкъ тә менә әлеге сыйфатлары аңа күңеле белән картаерга ирек бирмидер, мөгаен. 
Ачлык, мәхрүм калу, сугыш елларындагы авырлыклар аны сындыра алмый, тупасландырмый, ә мәрхәмәтле, кешелекле итә, холкын ныгыта. Александр Павлович әйтүенчә, кеше тормышында иң мөһиме – ул сәламәтлек һәм тирә-юньгә карата игелекле мөнәсәбәт. Яше олы булуга да карамастан, аның хәтере бик яхшы, ул гәҗитләр укый, район, республика һәм илдә барган яңалыклар белән кызыксына, кулыннан килгәнчә йорт хуҗалыгында эшли.
Татьяна Кузнецова, фото Князькиннар архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев