Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Пенсионерларны алдау очраклары ешайды

Аларга пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган хезмәтләрне, алдакчылар кыйммәт бәядән мәҗбүриләп тагалар.

Юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар, пенсионерларга шактый суммага пенсияләрен яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итеп, аларны ялгыш адымга этәрәләр. “Әлеге хезмәтнең пенсия фонды органнарында бөтенләй дә бушлай тәкъдим ителүенә игътибарны юнәлтәбез. Моннан тыш, пенсия күләмен һәм кайбер түләүләрне сез РПФ сайтындагы “Гражданинның шәхси кабинеты”нда онлайн рәвештә тикшерә аласыз, – дип хәбәр итә РПФның Тәтеш районы идарәсе начальнигы Ирина Большакова. – Кәрәзле телефонга шалтыратып, пенсионерларга карата алдакчылык очраклары теркәлгән. Үзен пенсия фонды хезмәткәре итеп күрсәткән зат, банк счеты реквизитларын сорап, яңадан исәп-хисап ясалмавы турында хәбәр итә. Уяу булырга һәм алдакчылар ятьмәсенә эләкмәскә чакырабыз”. 


РПФның Тәтеш районы Идарәсе шикләнгән барлык очракларда РПФның контакт-үзәгенә 8(843) 27-9-27-27 
яки 8(84373) 2-57-65, 2-57-69 телефоннары
 буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев