Пенсия системасындагы үзгәрешләр турында
Пенсия системасына үзгәрешләр керде.
Алар турында РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова сөйли: “Закон нигезендә расланган үзгәрешләр буенча пенсия яше ир-атлар өчен 65 һәм хатын-кызлар өчен 60 яшь буларак билгеләнде. Пенсия яшен арттыру 2019 елның 1 гыйнварыннан акрынлап кертелә башлаячак һәм ул 2028 елга кадәр дәвам итәчәк. Беренче этапта үзгәрешләр 1959 елда туган ир-атлар һәм 1964 елда туган хатын-кызларга, ягъни 2019 елда 60 һәм 55 яшьләрен тутыручыларга карый. Күчмә нигезләмәләрне исәпкә алганда, алар 2019 елның икенче яртысында яки 2020 елның беренче яртысында, ягъни 60 ярым һәм 55 ярым яшьтә пенсиягә чыгу хокукына ия булачак”.
Ирина Александровна пенсия яшен арттыруның хәзерге пенсионерларга – иминият пенсияләренә һәм дәүләт хезмәте пенсияләренә кагылмавын әйтте. Алар моңа кадәр ия булган хокуклар һәм ташламалар нигезендә тиешле пенсияләрен, социаль түләүләрен алуны дәвам итәчәк. Моннан тыш, Россия Президентының 2018 елның 7 маеннан “2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы 204 санлы Указы нигезендә, ел саен индексацияләү хисабына эшләмәүче пенсионерларның пенсия күләмен инфляциядән шактый күпкә арттыру каралган. Индексациянең уртача күләме аена мең сум яки елына 12 мең сум тәшкил итәчәк.
“Пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы элек кемгә бирелгән булса, хәзер дә шулай ук калачак. Зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларында эшләүче хезмәткәрләргә вакытыннан алда чыгу тулысынча үзгәрешсез кала. Гражданнар авиациясе пилотлары, очучы-сынаучылар, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, биш бала аналары, күрү буенча инвалидлар, инвалидларның ата-аналары һәм опекуннары, шулай ук башка гражданнар өчен дә шундый ук закончалык саклана. Инвалидлык буенча пенсия тулы күләмдә кала. Эшкә сәләтлелеген югалткан затларга пенсия, яшенә карамыйча, инвалидлык төркемен билгеләгәндә исәпләнә.
Лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу буенча элеккеге ташламаларны саклап калудан тыш, бу яшькә җиткәнче пенсия исәпләүнең яңа нигезләре кертелә. 37 ел стажы булган хатын-кызлар һәм 42 ел стажы булган ир-атлар пенсиягә ике ел алдан чыгу хокукы алачак. Өч яки дүрт бала тәрбияләгән хатын-кызлар вакытыннан алда, өч һәм дүрт елга алдарак лаеклы ялга китәчәк.
Әлеге күчеш вакытында пенсия яшен арттыру буенча 2018 елның 31 декабренә кадәр билгеләнгән барлык федераль ташламалар да сакланып кала. Элеккечә үк, алардан 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшькә җиткән ир-атлар файдалана ала. Шул ук вакытта, элеккеге пенсия яше кысаларында, тупланма пенсия һәм башка төр пенсия тупланмаларын билгеләү дә саклана.
Пенсия алды яшендәге чикләр 2 елдан 5 елга кадәр арттырыла – бу вакыт эчендә пенсия алды яшендәге гражданнарның мәнфәгатьләрен яклый торган яңа гарантияләр каралган. Элеккечә үк, алар эшкә урнашу мөмкинлеге булмаганда, билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга иртәрәк лаеклы ялга чыга ала.
Авылда яшәүче һәм авыл хуҗалыгында 30 ел стажы булган эшләмәүче пенсионерлар өчен 2019 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләренә 25 процент күләмендә өстәмә түләү кертелә”, – дип хәбәр итә Ирина Большакова.
P. S.
Укучыларыбыз сорауларына тулырак итеп Тәтеш районы РПФ Идарәсе хезмәткәрләре гәҗитебезнең киләсе саннарында җавап бирәчәк. Безнең басмаларны күзәтеп барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев