РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде
Тәтеш районы прокуратурасы мәгълүматлары буенча, РФ Федераль канунының РФ Хезмәт кодексына (№ 353-ФЗ, 2018 елның 3 октябреннән) үзгәрешләр кертелде, ул 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә.
Хезмәткәрләргә диспансеризация узган вакытта гарантия мөмкинлеге бирүче 185.1нче маддә кертелде.
Хезмәткәрләр сәламәтлек саклау өлкәсендәге закон тарафыннан каралган тәртиптә диспансеризация үткән вакытта үзенең эш урыны һәм уртача хезмәт хакы саклану белән өч елга бер тапкыр эштән азат ителү хокукына ия.
Картлык буенча пенсия билгеләнү, шул исәптән вакытыннан алда чыгу хокукына ия булу яшенә җитмәгән хезмәткәрләр әлеге яшькә җиткәнче биш ел дәвамында һәм картлык буенча яки тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алучы булып торучылар диспансеризация узган вакытта сәламәтлек саклау өлкәсендәге канунда каралган тәртиптә эш урыны һәм уртача хезмәт хакы саклану белән елга бер тапкыр ике эш көненнән азат ителү хокукы ала.
Хезмәткәр азат ителгән көннәрне эш бирүче белән алдан ук килешенеп, үзенең язмача тәкъдим ителгән гаризасы нигезендә эштән азат ителә.
Район прокуратурасыннан хәбәр иткәнчә, кертелгән үзгәрешләр эшчәннәрнең хезмәт хокукларына һәм ирегенә дәүләт гарантиясе, уңайлы хезмәт шартлары булдыруга юнәлтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев