Рульдә барганда телефоннан сөйләшкән өчен штраф
Кәрәзле телефоннан сөйләшеп бару – игътибарны юлдан читкә юнәлтә торган җитди факторларның берсе һәм фаҗигаләр килеп чыгуның барыннан да бигрәк еш сәбәпчесе булып торуын һәрбер шоферга истә тотарга кирәк.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе республика территориясендә 1нән 30 апрельгә кадәр “Кәрәзле телефон” оператив-профилактик чарасы үтүе турында хәбәр итә. Аның төп бурычы – РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау һәм хокук бозуларга чик кую, беренче чиратта, хәрәкәт иткән вакытта телефоннан файдалану өлешендә. Машина йөрткәндә кәрәзле гаджеттан һәртөрле файдалану (сөйләшү, смс-хәбәр язу, программалар һәм уеннар куллану) шоферның игътибарын читкә юнәлтә һәм юллардагы хәлләргә тулысынча текәлеп барырга мөмкинлек бирми, бу еш кына юл-транспорт һәлакәтенә китерә. РФ юл хәрәкәте кагыйдәсенең 2.7нче пункты нигезендә, шоферга хәрәкәт иткәндә кулга алмый гына сөйләшү мөмкинлеге бирә торган махсус техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефоннан файдалану тыела.
Рульдә барганда телефоннан сөйләшкән өчен РФ административ хокук бозу кодексының 12.36.1нче маддәсе буенча 1500 сум күләмендә административ штраф салу каралган.
Марсель Шәрәфиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев