Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Саксызлык бәлагә китерә

“Тәтеш урманчылыгы” ДКУ хәбәр иткәнчә, 15 апрельдән янгын куркынычсызлыгы сезоны башлана.


“Урманда янгыннар чыгуның төп сәбәпчесе булып кеше тора – урманда эшләгәндә һәм ял иткәндә саксыз ут куллану аркасында бәла килеп чыгарга мөмкин, – дип хәбәр итә Тәтеш урманчылыгының инженер каравылы һәм урман сакчысы Александр Мерзлов. – Янгыннарның күпчелеге кешеләр җыелып утырган, гөмбә һәм җиләк җыйган урыннардан, янган килеш ыргытылган шырпылардан, сүнеп бетмәгән тәмәке төпчекләреннән чыга. Аучылар аткан чакта коралдан очып чыккан “бөке” коры үләнне кабызып, пыскый башлый. Урманнарда шешә һәм пыя­ла ватыклары шактый күп булуын еш күреп була. Кояшлы һава торышында әлеге кыйпылчыклар кояш нурларын яндыра торган линзалар кебек кыздыра. Урманда тулысынча сүндереп бетерелмәгән учак зур бәла-казалар сәбәпчесе булып тора”.
Белгечләр бу вакытта урманга баруны кичектереп торырга киңәш итә һәм табигатьне яратучыларга, шулай да барыбер урманга барырга уйлаган кешеләргә, гади, әмма куркынычсызлык өчен мөһим кагый­дәләрне үтәргә чакыра. Янгын куркынычы янаган вакытта урманда катгый рәвештә тыела:
• учак ягу, мангаллар, азык әзерләү өчен башка җайланмалар куллану;
• тәмәке тарту, янып торган шырпылар, тәмәке төпчекләре ташлау, тәмәке тарткан трубкалардан янып торган көлне өреп җибәрү;
• коралдан ату, пиротехник әйберләр куллану;
• урманда майланган яки бензин, керосин, яисә кайбер янучан матдәләр белән сеңдерелгән сөртү өчен кирәкле материаллар калдыру;
• эчке янулы әйберләр белән эшләүче двигатель­ләрнең бакларын ягулык белән тутыру, двигатель тәэмин итүнең төзексез системасы белән техниканы эшләтергә алып чыгу, шулай ук тәмәке тарту һәм ягулык сала торган машиналар янәшәсендә ачык ут куллану;
• кояш яктысы төшә торган урман аланнарында шешәләр, пыяла кисәкләре, башка чүп-чар калдыру;
• үлән, шулай ук кырларда ­камыл ягу.

Белешмә
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаеп­ле, хокук бозу һәм аларның нәтиҗәлелек төренә бәйле булган затлар административ яисә җинаять җавап­лылыгына тартылалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев