Сәхнәдә – “Шаян күбәләк кортлары”
“Күңелле каблучок” бию коллективы “Йолдызлык-2019” фестиваленең район этабында жюрины гына түгел, гала-концертта тамашачыны да таң калдырды.
“Башаккай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр быел үткән елгы нәтиҗәне яхшыртып, “Хореография” номинациясендә беренче урынны алды. “Коллектив сигез кыздан тора, фестивальдә аларның яртысы инде катнашты, дүртесе өчен әлеге бәйге беренче тапкыр иде. “Шаян күбәләк кортлары” биюе эстрада – спорт төрендәрәк булып тора, шуңа күрә кайбер хәрәкәтләрне башкарыр өчен билгеле бер әзерлек таләп ителде, мисалга, шпагатка утыра белү, – дип уртаклаша коллективның сәнгать җитәкчесе Анастасия Леденейкина. – Биюне балалар белән бергәләп сайладык, мин аларга берничә төрлене күрсәттем, әмма алар бердәм рәвештә “Шаян күбәләк кортлары” дигәнне сайладылар. Күптән түгел генә кызларның берсенең әтисе килде һәм болай диде: “Без теләсә нинди бәйгедә катнашырга риза”. Балалар үзләре дә инде чыгыш ясарга атлыгып торалар, алар көн саен биергә дә әзер”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев