Сөрем газы белән агуланудан сакланыгыз
Татарстан Республикасы территориясендә сөрем газыннан бары тик 2019 ел башыннан гына да якынча 20 кеше агуланган, шуның берничә очрагы фаҗига – үлем белән тәмамланган.
ТР Дәүләт торак инспекциясе белгечләре мәгълүматлары буенча, тикшерүләр уздырган вакытта сөрем газы белән агулануның күрсәтелгән ике очрагында шунысы ачыкланган, моңа аш-су бүлмәсенә һава кермәве һәм аның таралмавы сәбәпче булган (бер очракта тәрәзәләргә герметик ябыштырылган, икенчесендә – җилләтү тишеме обой белән ябыштырылган).
Газ приборлары яхшы эшләсен һәм сөрем газы фатирлар һәм йортлардан җилләнеп чыксын өчен һава керү кирәк.
Күп фатирлы йортларда суыру системасы табигый сәбәп белән һава керерлек-суырып торырлык итеп проектлана, ул форточка, фрамуга яки тәрәзә капкачларындагы махсус тишемнәр, суыру каналлары аркылы һава керүне һәм фатирдагы бинадан суыру каналлары аша һава чыгуны һәрдаим тәэмин итеп тора. Шулай да, торак йортларның заманча төзелеше һава керү клапаннары куелмаган пластик тәрәзәләр, резина тыгызлаткычлы герметиклы тышкы ишекләр белән җиһазландырылган, аның нәтиҗәсендә тыштан һава керү һәм суыру җайланмасы арасындагы тигезлек бозыла. Төзелеш проектлары белән керү юлында соңгы катлардагы каналларда кайчакларда мәҗбүри суыргычлар өчен көнкүреш җилләткечләре каралган, яисә торак бина диварларында һава керү аэраторлары ясалган.
Шулай булуга да карамастан, әгәр пластик тәрәзәләр хәтта һава керү клапаннары белән җиһазландырылган булса да, гражданнар аларны кышкы айларда ябык килеш тоталар, җилләтү тишемнәрен томалыйлар, һава керү тишемнәре аша көнкүреш приборларының суыру җайланмаларын чыгаралар, мәҗбүри җилләткечләрне өзәләр, бу һава керүне һәм йөрүне бозуга китерә.
Сөрем газының төсе һәм исе булмый, әгәр бинада җилләтү бозылса һәм, мисалга, плитә кабызылса, ул чакта сөрем газының тупланышы иртәме яки соңмы кискен хәлдә булачак, газ приборларын саф һава керми генә файдалануның төп куркынычы шуңа бәйле дә инде.
Газ җайланмаларын файдаланган вакытта иминлек өчен саф һава керүне мәҗбүри тәртиптә тәэмин итәргә, мәсәлән, форточканы ачарга кирәк.
Төзек булмаган газ приборларын кулланырга, җилләтү тишемнәрен берәр төрле әйбер белән томаларга ярамый. Балаларга ашар алдыннан кулларын юарга һәм тешләрен чистартырга өйрәткән кебек, моны балачактан аңлаталар һәм өйрәтәләр.
Әлеге гадәтләр сезне һәм сезнең якыннарыгызны очраклы гына сөрем газы белән агуланудан, гомерегезне кыскартудан саклап калыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев