Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Сөй гомерне, сөй халыкны, Сөй халкыңның дөньясын

Тәтеш татар урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланган “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Анда шәһәрдәге “Башаккай”, “Теремкәй”, “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, шулай ук әлеге мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
Чараны мәктәп директоры Илнур Җамалтдинов Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырудан башлап җибәрде, ул җыелучыларны сәламләп, изге теләкләрен ирештерде.
Шуннан соң балалар Габдулла Тукай иҗатыннан сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, “Кәҗә белән сарык”, “Бала һәм күбәләк”, “Су анасы” әсәрләрен театральләштереп күрсәттеләр, кызыклы уеннар уйнадылар.
“Габдулла Тукай көне уңаеннан оештырылган чараларда мәктәп һәм балалар бакчалары арасындагы дустанә мөнәсәбәт, матур теләктәшлек алга таба да дәвам итсен иде. Бүгенге чарада төрле милләт балаларының Тукай әсәрләрен татар телендә сөйләүләре, аларның бөек шагыйрь­нең шигырьләрен яттан белүләре бик нык сөендерде”, – диде үзенең чыгышында районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова.
Матур җырлар белән үрелеп барган әдәби кичә һәркем өчен гимнга әверелгән “Туган тел” җыры белән тә­мамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев