Тарихны бергәләп саклыйк
Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан “Җиңү елъязмасында кадерле исемнәр” проекты старт алды, Тәтеш ягы тарихы музее аның инициаторы булды.
Интернет-битне Тәтеш районы рәсми порталында “Социаль өлкә” – “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” дигән өстәмә биттә табарга була.
Районда яшәүчеләр проектны тормышка ашыруда катнаша ала. Ул тәтешлеләрнең Бөек Җиңүгә өлеш кертүе турындагы мәгълүматлар базасын тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк, Ватанны яклаучылар, тыл эшчәннәре, сугыш чоры балалары язмышына игътибарны җәлеп итәчәк. Материалны muzeitet@mail.ru электрон почтасы аша җибәрергә, яисә кәгазьгә язылган килеш Ленин урамы, 25нче йорт адресы (музей) буенча китерергә. Гражданин рөхсәте буенча, материалларның күчермәсе алына һәм кайтарыла. Җыелган материаллар нигезендә истәлекле брошюра дөнья күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев