Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Татарстанда АПК объектларын ремонтлау һәм төзү буенча республика программалары расланды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгын үстерү өчен 2019 елга түбәндәге программаларны расладылар: 155 сыер абзарын капиталь ремонтлауга, 68 машина – трактор паркын, 129 ындыр табагы хуҗалыгын ремонтлауга - 1,2 млрд сум.

Объектларны   капиталь  ремонтлау  кысаларында  түбәләр, стеналар,   тәрәзәләр, идәннәр ремонтланачак һәм башка эшләр  башкарылачак;   140 баштан  390 башка кадәр  исәпләнгән  яңа  12  сыер  абзарын  төзүгә,    105 - силос-сенаж траншеясы төзүгә  - гомуми финанслау  күләме    600 млн.сум,  сөт  җитештерү  өчен   1598 өстәмә  терлек  урыны булдыруга,  шулай  ук  132 мең  тонна  силос  һәм   сенаж саклау  урыны булдыруга.  

Бу  чаралар  финанслашу   принципларында  гамәлгә ашырыла.  Тиешле  эшләрне башкаруга  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре чыгымнарының  30%ын  каплау  өчен   Татарстан  Республикасы  бюджетыннан    537 млн сум  бирү  карала.  2019 елга  расланган    объектлар  исемлеге  нигезендә  кайбер  хуҗалыклар  төзелеш  һәм ремонтлау  эшләренә  керештеләр  дә  инде.  

Бүгенге көндә  Министрлыкта  2020  елга  ихтыяҗларны  билгеләү  исемлеген  төзи  башладылар.    Күрсәтелгән  программаларда  катнашырга  теләүче  хуҗалыклар  районнарда  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенә мөрәҗәгать  итә  алалар.  Аларның  телефоннары  һәм адреслары      Министрлыкның  рәсми  сайтында  урнаштырылган.  

Пресс – служба Минсельхозпрода РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев