Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

“Театр сәхнәсе” дип исемләнгән район фестивале кызганнан-кыза бара: Алабирденең “Галиябану” театр коллективы

Алабирденең “Галиябану” театр коллективы аны татар авыллары арасында беренче булып ачып җибәрде.

“Ай булмаса, йолдыз бар”

(Тәтеш, 22 март, "Тәтеш таңнары"). Алабирденең “Галиябану” театр коллективы аны татар авыллары арасында беренче булып ачып җибәрде. Үзешчәннәр Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” дигән спектак­лен әзерләгән иде. Андагы күренешләр сукыр карчык Разыяның (Зәйнәп Сибгатуллина) көндәлек тормышы, аны кадер-хөрмәттә яшәтүче кызы Мәдинәнең (Фәйрүзә Әскәрова) язмышы, фотог­раф егет Мирзанур (Рушан Сафиуллин) белән соңарып кавышулары, кыз­ның туганы Исхакның (Халит Әскәров) йортны сатарга теләве, күрше хатыны Аниянең (Фәнзилә Сафиуллина) өйләрен үзенә алырга йөрүе, үҗәт һәм сабыр Мәдинәнең бәхетен тулыландырып якты дөнь­яга аваз салган кызлары Талияне (Илнара Зәйнуллина) үстергән вакытлары, сөеклесенең ирдән аерылган Хәмидә (Алсу Шаһиәхмәтова) белән хыянәте тормышларын челпәрәмә китерүе турында барды. Ун ел вакыт уза. 

Язмыш Мәдинәгә яңа сынау әзерли. Кызы Талияне машина бәрдерә һәм ул һәлак була. Кайгы-хәс­рәттән көйгән ананың күзләре сукырая. Әлеге мизгелләрнең җан ачысын залдагылар да үз йөрәге аша үткәрде. Үзешчәннәр рольләрен чын тормыштагыча итеп җиткерә алдылар. Автор (Фаяз Салаватуллин), суфлер Рушания Арс­ланованы да тамашачы яратып кабул итте. Театр ахырына якынлашты, җирлек башлыгы Билал Гыймранов театр коллективына актив­лыклары өчен Мактау грамотасы тапшырды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев