Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Теннис һәм йөзүдә ярыштылар

“Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган өлкән буын пенсионерлар республика Спартакиадасының район этабы узды.

Пенсиягә чыккач тормыш әле башлана гына – ярышта катнашучылар мо­ңа һичшиксез ышана, һәм өстәвенә алар күңел һәм гәүдәнең яшь килеш калу серләрен бик яхшы белә. “Көмеш” яшьтәге кайбер спортчылар Спартакиада башланганны көткәндә тупны баскетбол алкасына ыргытып, төгәллеккә күнегү ясадылар, зал буйлап йөгереп, гәүдәләрен күнектерделәр, яңа кешеләр инде, бераз читтәрәк торып, алда торган сынау хакында фикер алыштылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирилина ярышта катнашучыларга җылы теләктәге сүзләр белән мөрәҗәгать итте. “Спорт белән шөгыльләнүегез, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерүегез сөендерә, без сезнең белән горурланабыз”, –  диде ул. РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова һәм ТРда Россия пенсионерлар Берлегенең җирле бүлек рәисе Нина Новикова спортчыларга җиңү һәм уңышлар теләде. Пенсионерлар дартс­та, йө­зүдә, пуля белән атуда, яткан килеш кулларны бөгү һәм турайтуда ярыштылар, аларның кайберләре бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм югары бүләкләргә иреште.
Виктор Гордеев – өлкән буын Спартакиадасының тәҗри­бәле катнашучысы, команда составында ике тапкыр булды, ул безнең районны ярыш­ларның республика этабында тәкъдим итте. “Без (искәрмә: өлкән ир-атлар) еш очрашабыз, өстәл теннисы уйныйбыз. Аралашуы да кызыклы, безгә монда булмыйча, тагын кайда очрашыр­га соң? Спартакиада – бик мөһим әйбер. Бары тик без генә торган саен кимибез, ә яшь пенсионерлар килми, аларны ничек тә кызыксындырырга кирәк”, – дип уртаклашты ул.
Ярыш нәтиҗәләре буенча өлкән буын пен­сионер­ларның IX республика Спартакиадасының икенче эта­бында катнашыр өчен команда сайлап алынды, ул 24 майда Казанда үтәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев