Әти-әнисе үрнәк булып тора
“Йолдызлык-2019” бәйгесенең район этабындагы “Вокал-соло” номинациясендә Иветта Голова икенче урынны яулады.
Кыз музыкаль-педагогик гаиләдә туа, шуңа күрә, сәхнә белән сабый чактан ук таныш. Олы апасы Калерия белән бергә әниләре Владлена Голованың музыкаль-театральләштерелгән күренешләрендә еш катнаша. Вокалдан тыш, кыз туганнар “Апа-сеңел” фортепиано дуэтында да чыгыш ясый һәм төбәкара, бөтенроссия музыкаль бәйгеләрдә I, II дәрәҗә лауреат булып торалар. Әниләре әйтүенчә, киләчәктә Иветта үзен педагогия һөнәре белән бәйләр, мөгаен, чөнки иҗади әти-әнисе кызлары өчен үрнәк булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев