Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Тән кычытса...

Корчаңгы белән бары тик кешеләр генә чирли, өстәвенә аны хәтта бик чисталар да йоктырырга мөмкин.

“Бу корчаңгы бете китереп чыгаручы тире авыруы. Гади күз белән караганда паразит ак төстә һәм булавка башына охшаш, – дип аңлата Тәтеш районының баш санитария табибы Олег Мазюкин. – Корчаңгы бете көндез тыныч хәлдә була, ә кичен һәм төнлә белән активлык күрсәтә. Чир көзге-язгы вакытта барыннан да бигрәк еш очрый. Чир авыру белән турыдан-туры элемтә булганда, аның урын-җир әйберләрен яки киемнәрен кулланган вакытта, бер ятакта булганда барлыкка килә. 
Чир (инкубация чоры) зарарлану мизгеленнән алып беренче клиник билгеләре күренгәнчегә кадәр берничә көннән алып 4 – 6 атнага кадәрге  вакытны тәшкил итә.
Корчаңгы бете үтеп кергән урында кечкенә кабырчык барлыкка килә. Шулай ук парлы һәм таркау төрткеле төенле-кабарчыклы тимгелләр таралу, корчаңгы йөреше (штрих рәвешендәге соры төстәге пунктир сызыклар) кашудан суелган урыннар булуны билгели. 
Корчаңгы гадәттә түбәндәге урыннарда була: кулның бармак аралыкларында, кул бармакларының ян өслегендә, кулны хәрәкәтләндерә торган буын тирәсендә, сөт бизләрендә, корсакта, арт санда, ботта, балтырда. Корчаңгы балаларда үкчә кырыйларына, аяк табанына, арт санга, уч төпләренә, биткә һәм баш тиресенә зарар китерә.
Соңгы вакытларда корчаңгының кырылган төре ешрак күзәтелә, аңа хас тимгелләр чыкмый, ләкин каты кычыну була. 
Корчаңгы – бу үзеннән-үзе уза торган чир түгел, ул хроник төргә әйләнергә мөмкин. Авырудан бары тик корчаңгы бетен үтереп яки аның күкәен юк итеп кенә котылырга мөмкин. Моның өчен аптекадан табиб-дерматолог билгеләгән махсус әйберләрне сатып алырга, ә халык чаралары белән дәваланмаска кирәк. 
Профилактика максатларында зарур: тән һәм урын-җир әйберләрен, киемне, сөлгене аерым кулланырга; тән һәм урын-җир әйберләрен даими алыштырырга; көн саен душ керергә; шәхси әйберләрнең барысын да кайнар суда юарга; әйберләрне кайнар үтүк белән яхшылап шомартыр­га; чит-ят кеше әйберләрен, аеруча да мунчала, бияләй, уенчык­лардан файдаланмаска; тырнакларны һәрдаим кисәргә, анда бет күкәе булырга мөмкин; кулларны мөмкин кадәр ешрак юарга; өйне даими рәвештә дымлы чүпрәк белән җыештырып чыгарырга; җәмәгать урыннарында, мунчада, бассейнда, саунада, матурлык салонында гигиена чараларын үтәргә; бер гаиләдән яки коллективтан булган барлык авыручыларга бер үк вакытта дәваланырга кирәк”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев