“Торак-2019”
Районда шундый исем астында күзәтчелек-профилактика операциясе уза, аны үткәрү турындагы карар район башкарма комитеты тарафыннан кабул ителде.
Әлеге операцияләр кысаларында социаль-куркыныч хәлдәге, ведомствоара исәптә, яисә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә контрольдә торган гаиләләргә профилактик тикшерүләр үткәрелә. “Гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде, – дип хәбәр итә районның янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин. – Янгын куркынычсызлыгы чаралары турында шулай ук аңлату әңгәмәләре үткәрелде”.
Иң киң таралган хокук бозулар:
• яктырткыч электр чыбыкларын күренеп торган изоляцияләр белән файдалану;
• җылытыла торган мичләрне янучан корылышлардан янгынга каршы бүлгечләрсез (аралык) һәм мич алдына кимендә 0,5 х 0,7 метр зурлыгындагы янмый торган материалдан әзерләнгән капкачны беркетми файдалану;
• электр яктырткычларын конструкциядә каралган япкычлары алынган килеш файдалану;
• электр үтүкләрен, электр плитәләрен һәм башка электр җылыткыч приборларны җылылык саклау җайланмалары булмаган килеш файдалану.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев