ТР буенча РПФ бүлеге белгечләре аңлата
ТР буенча РПФ бүлеге белгечләре аңлата
– Социаль челтәрләрдә 1957 – 1966 елларда туган барлык хатын-кызлар, 1953 – 1967 елларда туган ир-атларның пенсия тупланмалары акчасына бер тапкыр бирелә торган түләү алуга хокуклы булуы, тупланма пенсиягә акча күчерелүе, пенсия фондына ашыгыч рәвештә гариза язарга кирәклеге турындагы мәгълүмат бар. Бу чынлап та шулаймы?
– Бер тапкыр бирелә торган түләү барлык гражданнарга да түләнми. Берничә чикләү бар: пенсия тупланмасы акчасы булу, картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү, хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшь.
– Пенсия тупланмасы кемнәрдә булдырыла?
– Пенсия тупланмасы акчасы булдырыла:
*1967 елда туган һәм аннан яшьрәк хезмәткәрләргә;
*1953 – 1966 елларда туган ир-атларга һәм 1957 – 1966 елларда туган хатын-кызларга;
*пенсия тупланмасы булдыруның дәүләт финанслау программасында катнашучыларга. Финанслау Программасына гаризалар кабул итү 2014 елның 31 декабрендә тәмамланды. Әгәр 2008 елның 1 октябреннән 2014 елның 31 декабренә кадәр сез гариза бирсәгез һәм 2015 елның 31 гыйнварына кадәр беренче взнос ясаган булсагыз – сез Программада катнашучы булып торасыз.
Һәр төрле шикле очраклар күзәтелгәндә
ТР буенча РПФның (843) 27-9-27-27
телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев