Мәдәният
Тукайга багышлап...
Тиздән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алып чаралар, кичәләр оештырылачак.
Әлеге уңайдан "Тәтеш таңнары" гәҗите дә мәктәп укучылары, җирле шагыйрьләр, каләм тибрәтүче һәркемнән Тукай иҗатына багышлап язылган шигырьләр, әкиятләр, әсәрләр көтеп кала (гәҗитнең электрон почтасына җибәрергә мөмкин). Габдулла Тукай әсәрләреннән алынган күренешләрдән гамәли-кулланма бизәлеш эшләре, рәсемнәр Тәтеш, Ленин урамы, 92нче йорт адресы буенча урнашкан Халыклар дуслыгы йортында (1нче мәктәпнең элекке бинасы) кабул ителә.
Бәйге 13нән 24 апрельгә кадәр дәвам итә. Иҗади хезмәтләрнең үткән елгы һәм күләме зур булмау шарт.
Бәйгене районның татар милли-мәдәни үзәге оештыра.
Сания СӘМИГУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев