Уяу булыгыз!
Мәдәният

Уяу булыгыз!

РПФның Тәтеш районы Ида­рә­се начальнигы Ирина Боль­шакова искәртә: “Россия­ дәүләт пенсия фон­ды хезмәткәрләре йорт­тан-йортка йөрмиләр!

 Чит оешма вәкилләре, алар үзләрен дәүләт пенсия фонды хезмәткәрләре итеп таныштыралар, тарафыннан йортларга бару очраклары теркәлгән һәм мәҗбүри пенсия иминияте турында килешү төзү өчен төрле сылтаулар табып, пас­порт һәм СНИЛСны күрсәтүне үтенәләр. Тәтеш районы РПФ Идарәсе хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә йөрми, граж­даннарга пенсия тупланмаларын бул­дыру ысулын сайлауны мәҗбүриләү буенча бернинди эшләр дә алып бармый. Нәрсәгә дә булса имзагызны куяр алдыннан игътибар белән укыгыз, таныш булмаган затларга шәхси мәгълүматларыгызны бирмәгез”. 


Нет комментариев