Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Уңышларга ирештеләр

Байраш авылы укучылары Буа районы Яңа Чәчкап урта мәктәбендә узган шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” IV республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашты.


“Ерак араларны якын итеп язучылар һәм шагыйрь­ләр, журналистлар һәм төрле эшчәнлектәге белгечләр килгән иде. 
Чара берничә юнәлештә барды. 8нче сыйныф укучысы Гөлия Кадырова (җитәкчесе Татьяна Боченина) “Пушкин – Россиянең могҗизасы. Аңа һәркем гашыйк, ул бердәнбер” номинациясендә чыгыш ясап, I дәрәҗә дипломга ия булды. Самат Хәйретдинов “Утырып уйлар уйладым” номинация­сендә Әхмәт Рәшитнең тормыш юлы һәм иҗаты темасын яктыртып, II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Хәйруллин Инсаф театр елы уңаеннан “Театр яктылыкка, нурга илтә...” юнәлешендә “Татар театры тарихы һәм Кәрим Тинчурин” турындагы хезмәтне яклап, III дәрәҗәдәге дип­ломны алып кайтты, – диде балаларның җитәкчеләре Рузилә Хәйруллина. – Укучылар Казан кунакларының акыллы киңәшләрен, татар дөньясы турында ялкынлы чыгышларны ишеттеләр, яшьтәшләренең фәнни хезмәтләрен тыңладылар. Конференциядә катнашучыларның барысы да чарадан канәгать калды”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев