Ваемсызлык фаҗигагә китерергә мөмкин
Елның салкын вакытында янгыннар кешеләрнең, азагын уйламыйча, үз фатирларында кулдан ясалган югары егәрлекле җылыткыч электр җайланмалары кулланулары аркасында килеп чыга.
Ә нәтиҗәләр төрле булырга мөмкин: җылыткычларга ут кабып китүдән башлап бөтенләе белән янып беткән фатирлар, йортларга кадәр. Кайчагында яшәүчеләр үзләре дә ут корбаны була.
Районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге өлкән инспекторы Роман Горбунов укучыларга, җылыткыч электр җайланмалары белән файдаланганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерә: “Кәсепчелек юлы белән эшләнгән җылыткыч электр приборларын кулланмагыз, аларны электр челтәренә тоташтырган килеш караучысыз калдырмагыз, һәм тәрәзә пәрдәләре, йомшак җиһаз янында урнаштырмагыз. Электр челтәрендәге яклау аппараты сыйфатында тиз эри торган калибрланмаган “жучок” өстәмә куйгычлар кулланырга ярамый. Электр үткәргечләрнең (изоляциягә зыян килгән электр шнурлары алыштырылырга тиеш) төзеклеген күзәтеп торырга кирәк, электр шнурларын “төен” ярдәмендә тоташтыру һәм җылыткыч электр җайланмалары өстендә кием киптерү катгый тыела”.
Роман Михайлович хәбәр иткәнчә, әгәр янгын чыккан икән, беренче чиратта “01” телефоны буенча янгын сакчыларын чакырырга кирәк, бу очракта адресны төгәл хәбәр итеп, нәрсә янганын аңлату шарт, шуннан соң янгынны кул астындагы әйберләр белән сүндерергә керешергә кирәк, ләкин әгәр янгын куркыныч төс ала һәм ут белән көрәшү мөмкин булмый башлый икән, тиз арада электр һәм газны сүндереп, бинадан чыгып китү ягын карарга кирәк, ишекләрне тыгызлап ябып калдыру зарур.
Хөрмәтле гәҗит укучыларыбыз, әлеге кагыйдәләрне үтәү милкегезне, сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калачагын онытмагыз.
Энҗе Алимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев