Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Ватанга тугрылык безгә көч бирә

“Ватанга хезмәт итүдән дә зуррак бурыч юк” – Тәтештә шундый исем астында РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә җибәрелә торган чакырылышларны хөрмәтләү буенча тантаналы чара узды.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов егетләргә үз Ватаннарын яратуларын, Туган илгә тугры булуларын, Ва­тан алдындагы бурычларын намус белән үтәүләрен, сәламәтлек, ышанычлы дус­лар табуларын, хезмәтләрендә уңышлар теләде. “Ватанны, үзең­нең кече ватаныңны сак­лау һәрвакытта абруйлы һәм җаваплы булды, – дип ассызыклады Рәмис Хатыйп улы. – Лаек­лы хезмәт итегез. Без сезне көтәчәкбез. Хәерле юл!”
ТР Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин булачак солдатларны хәр­би уставны төгәл үтәргә, әти­ләренең хәрби традиция­лә­рен ихтирам итәргә чакыр­ды. 
Бу көннәрдә әниләр зур борчылу кичерә, булачак солдатлар әниләр һәм әтиләр өчен элеккечә үк балалар булып кала. Гүзәл Зиннурова улы Тимурны армиягә озата. Ул чакырылышларга ата-аналар исеменнән тугры дуслар һәм уңышлы солдат тормышы теләде. “Үз илегезнең намусын, якташларның данын югалтмагыз, туган йортны, шулай ук хезмәтегез тәмамланганнан соң сезнең кайтуны түземсезләнеп көтәчәкләрен онытмагыз”, – дигән сүзләр барлык аналарның васыяте буларак яңгырады. Гражданнарны як­лау көллияте чыгарылышы Сергей Адамов җавап сүзе белән чыгыш ясады: “Барлык чакырылышлар исеменнән без үзебезгә йөкләнгән бурычларны намуслы үтәячәкбез, сезнең теләк-үгетләрне башкарырга тырышачакбыз дип сезгә ышанычлы итеп әйтә алам. Хезмәт иткән вакытта сынатмабыз!”
Чакырылышларны тантаналы хөрмәтләү районның иҗат коллективларының матур чыгышлары белән үрелеп барды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, кадетлар, гражданнарны як­лау көллияте курсантлары кунакларга бу көнне Ватан, армиядә хезмәт итү турындагы  патриотик җырлар, гаҗәеп хореография номерлары бүләк иттеләр. 
Булачак солдатлар чара ахырында обелискка венок салды һәм Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерләрен кызганмаган якташларының истәлеген хөрмәтләде.
Истәлеккә күмәкләшеп фотога төшкәннән соң, без чакырылышлар белән аралаштык.
“Һәрбер чын ир-егет армия мәктәбен узарга тиешлегенә ышанам, – дип уртаклаша Дан орденының тулы кавалеры Малкин Петр Ивановичның оныгы Андрей Малкин. – Мин үземнең бабаем белән горурланам, ул – минем герой. Чын ир-­егет булырга һәм бары тик үземнең туганнарымны гына түгел, шулай ук илебезнең барлык гражданнарын сакларга тырышачакмын”.
“Абыем болай дип әйтте: “Минем кебек хезмәт итегез”, – дип әңгәмәгә кушыла десантчы булырга хыялланган Сергей Адамов.
Рәдис Сафиуллин диңгез флотында хезмәт итәргә тели. “Тигезләшер һәм үрнәк алырлык кеше бар, абыем ноябрьдә армиядән кайтты, хәзер миңа чират җитте”, – ди яшүсмер. 
“Хезмәт итү – безнең изге бурычыбыз, без батырлык мәктәбен намус белән үтәргә әзер”, – дип өстиләр Александр Мерзлов, Дмитрий Эккемеев, Кирилл Таранов.
Россия хәрбиләренең бер буынын икенчесе алыштыра. Әмма үз Ватаныбызга булган мәхәббәт һәм чын күңелдән бирелгәнлек, аларның хәрби бурычларына тугрылыгы, намус һәм абруе үзгәрешсез кала.
Тәтеш районыннан быелгы язда 30дан күбрәк егет чакырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев