Ял итүгә туктау мәҗбүри
Юл хәрәкәте кагыйдәләренә “Транспорт чарасын идарә итү һәм ял вакыты нормалары” дигән исем астында яңа бүлек кертелә.
Федераль канун нигезендә (№ 386-ФЗ, 30.10. 2018), иң күп рөхсәт ителгән авырлык 3500 килограммнан арткан йөк машиналарын, һәм автобусларны файдалануны тормышка ашыручы физик затлар РФ юл хәрәкәте кагыйдәләре тарафыннан билгеләнгән транспорт чарасын идарә итү һәм ял вакыты нормаларын 2019 елның 1 ноябреннән үтәргә бурычлы булачак.
Юл хәрәкәте кагыйдәләренең яңа бүлегендә күрсәтелгәнчә, шофер транспортны идарә итә башлаганнан соң 4 сәгать тә 30 минуттан да кичекмичә яисә транспортны чираттагы тапкыр йөртә башлаганчы, транспорт йөртүдән кимендә 45 минут дәвамында ял итү өчен тәнәфес ясарга тиеш, шуннан соң алга таба хәрәкәт итә ала. Ял өчен күрсәтелгән тәнәфесне ике өлешкә бүләргә мөмкин, аның беренчесе иң киме 15 минутны тәшкил итәргә тиеш, ә икенчесе – иң киме 30 минут. 24 сәгать дәвамында транспорт йөртү һәм ял итү вакыты шулай ук регламентлана, календарь атна, ике календарь атна белән. Моннан тыш, тахографы булмаган йөк машиналарына һәм автобусларга файдалануны туктату тәкъдим ителә (тахограф урнаштыру РФ законы нигезендә мәҗбүри булып торган очракларда), – дип хәбәр итәләр Тәтеш районы прокуратурасыннан.
“Хезмәт һәм ял итүгә билгеләнгән тәртип”не бозган өчен административ хокук бозу кодексында 1 меңнән алып 3 мең сумга кадәр штраф билгеләнгән. Өстәвенә Дәүләт Думасы каравында төзәтмәләр проекты бар, ул шоферлар өчен санкцияне 5 мең сумга кадәр арттыра һәм вазифаи затлар өчен – 7дән 10 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 20дән 50 мең сумга кадәр штраф салуны күз уңында тота.
Михаил Гордеев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев