Яман гадәтләргә “юк” диделәр
Халыкка социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгендә “Авыр яшь” клубының чираттагы дәресе булды.
Чара балигълык яшендә булмаучыларның хокук бозуларын һәм икенче кат хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән “Канун һәм яшүсмер” программасы кысаларында узды. Социаль эшләр буенча белгеч Ирина Шитова башта кешеләрнең психик һәм физик сәламәтлегенә йогынты ясаучы яман гадәтләр: тәмәке тарту, алкоголь, наркотик матдәләр куллану турында сөйләде, ә яшүсмерләр аларның никадәрле куркыныч булуы хакында үзләре дә өстәп әйттеләр. Әңгәмә барышында үсмерләр нинди очракларда бигрәк тә уңайсызлык тоюларын уртаклаштылар. Аерым алганда, педагоглар һәм әти-әниләр аларны никадәр генә тынычландырырга тырышмасыннар, мәктәп укучылары бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт йомгаклау аттестациясе яисә еллык йомгаклау контроль эшләрен тапшырудан куркалар, үзләренә йөкләнгән өметне бик тә акларга тырышалар. “Мин ручканы кимерәм”, “Мин – тырнакны”, “Ыргаклар ясыйм”, – дип уртаклаштылар балалар. Үзендә ихтыяр көче тәрбияләр өчен, күп кенә яшүсмерләр спорт белән шөгыльләнә, башка файдалы мавыгулар таба. Балалар үзләренең аралашу даирәсенең мөһимлеген билгеләп үттеләр. “Дусларың яхшы булу кирәк, әгәр иптәшең ялгышса, яман гадәтләргә бирешмәүне хуплап, аңа ярдәм итәргә кирәк”, – диделәр алар һәм сакланган сәламәтлек – тормышта булачак уңышларның нигезе дигән нәтиҗә ясадылар. “Чара яшүсмерләрнең актив катнашында, аларның теләген исәпкә алып әзерләнде, шуңа күрә ышанычлы мөнәсәбәттә узды, анда һәркайсы яман гадәтләргә карата үз фикерен әйтә алды”, – дип аңлатма бирде Ирина Евгеньевна.
Николай Плотников
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев