Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ярышлар традицион һәм массакүләм булачак

Җиңү паркында җиңел атлетика эстафетасы буенча физик тәрбия бүлегенә нигез салучы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы Вячеслав Тимирясов Кубогына Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең ачык Беренчелеге булып узды.



Ярышларда 18 команда катнашты. Вячеслав Гайнулла улының иң яхшы тәрбияләнүчеләренең берсе булган ТРның атказанган тренеры Рәшит Габдрахманов җитәкчелегендә шәһәр балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь җиңел атлетчылары спорт бәйрәме кунаклары булдылар. 
Ярышларда катнашучыларны сәламләү сүзендә Вячеслав Тимирясов аларга спорт ареналарында, укуларында һәм киләчәктә хезмәт эшчәнлегендә зур уңышлар теләде.
“Эстафета 450 метрлы биш этаптан торды: кызларга ике этапны һәм егетләргә өч этапны узарга кирәк иде. Киеренке көрәш барышында җиңүче һәм соңгы команда арасындагы аерма бары бер минуттан кимрәк калды, һәм иң яхшы вакытны ярыш кунак­лары – балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбия­ләнүчеләре күрсәтте. 4 секундка гына калышып, икенче урынга 103нче төркем йөгерешчеләре чык­ты, өченче урынны 302нче төркем спортчылары яулады. Җиңүчеләр һәм призерлар ярышларны оештыручылар тарафыннан грамоталар, медальләр һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр”, – диде көллият укытучысы Валерий Кулаженков. Җиңел атлетика эстафетасын үткәрүдә физик тәрбия бүлегенең 306нчы төркем студентлары зур ярдәм күрсәтте.
Чара ахырында көллиятнең физик тәрбия бүлегенә нигез салучы Вячеслав Тимирясов үз хис-кичереш­ләре белән дә бүлеште: “Ярышларның башлангычы бик яхшы, һәм алар күңелле традициягә әйләнер дип өметләнәм, шулай ук киләчәктә монда республикабызның күрше районнарындагы уку йортларыннан да студентлар катнашыр дип уйлыйм”. Ул көллиятнең физик тәрбия буенча яшь укытучыларның, үзенең укучылары – Виктор Мамкин, Айрат Ибраһимов һәм Фәнис Гомәровның яхшы эшен билгеләп үтте.
Ирина Ефимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев