Яшүсмерләрнең наркотик бәйлелеге турындагы уйдырмалар һәм дөреслек
Наркомания – дәвалауга караганда, кисәтергә җиңелрәк булган чир. Ләкин ата-аналар үзләренең гаиләдәгеләренә тиешле игътибарны биреп бетермиләр һәм, ә бәлкемгә өметләнәләр.
Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиб-наркологы Наталья Ляченкова әйтүенчә, яшүсмерләрнең наркотик бәйлелеге турында берничә уйдырма бар, белгечләр аларны уңышлы юкка чыгаралар.
Беренче уйдырма: “Мин үземнең баламны яхшы беләм һәм ул “нәрсә дә булса” кулланса, шунда ук сизәм”. Күп очракларда әти-әниләрнең балалары наркотикны беренче тапкыр “татып” караганнан соң 3-4 ел узгач кына белүләре дөреслек булып тора. Яшүсмерләр наркотик куллануны озак вакытлар яшереп йөриләр һәм әти-әниләрен “барысы да яхшы” дип ышандыра алалар.
Икенче уйдырма: “Минем балам наркотиклар куллана башлаганга начар төркемнәр гаепле”. Тикшерүләр шуны күрсәтә, әлеге гамәл еш кына төркемнәрдә түгел, ә мәшәкатьләр күбрәк гаиләнең үзендә. Әгәр алар хәл ителмәсә, ул чакта яшүсмер наркотиклар кулланучы төркемгә эләгә.
Өченче уйдырма: “Яшүсмерләрне начар төркемнән аерып алырга кирәк һәм барысы да яхшы булачак”. Тәҗрибә шуны күрсәтә, әгәр гаиләдә мөнәсәбәтләр яхшырмаса, яшүсмерләрне наркотиклардан чикләү кыен, бу очракта белгечләргә мөрәҗәгать итү булыша ала. Үзегезнең шикләнүләр һәм борчылуларны кичектермәгез. Булган хәлләрне психолог яки социаль педагог белән яшерен һәм аерым рәвештә киңәшләшегез.
Үсмерлек яше – өлгереп килү яше. Бала әле тирә-юнь дөньяны һәм үз-үзен начар белә. Аның барысын да сынап карыйсы, һәр нәрсәдә үзенең мөстәкыйль фикерен булдырасы килә. Наркотиклар куллануның барыннан да бигрәк киң таралган төрләренең берсе ул төркемнән калышмау, сабакташлары арасында “һәркем кебек” булу, кызыксыну. Ләкин еш кына боларның барысы да гомер бәясе тора.
Руслан Багиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев