Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

“Йолдызлык-2019”

Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел (мордва) һәм әдәбият укытучысы Галина Абраконова туган тел укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мас­тер-класс бәйгесенең йомгаклау этабында III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

“Йолдызлык-2019” республика яшьләр эстрада сәнгате фестивале финалында Тәтеш районын зона этабында җиңүчеләр тәкъдим итәчәк:
Кира Горбунова – “Вокал-соло” номинациясендә (кече төркем) 1нче урын;
Айзилә Нургалиева – “Вокал-соло” номинациясендә (урта төркем) 1нче урын;
Рәзилә Сәгыйрова һәм Самат Нургалиев – “Вокал-соло” номинациясендә (өлкән төркем) 1нче урын;
“Кампанелла” вокаль ансамбле – “Вокаль ансамбль­ләр” номинациясендә (өлкән төркем) 1нче урын.
Сәләтле балаларны педагоглар Халидә Латыйпова белән Лилия Минневәлиева әзерләделәр.
Фестивальнең зона этабы Олы Кайбычта узды, анда Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Апас, Югары Ослан һәм Кайбыч районнарының яшь талантлары катнашты.
Финал апрель уртасында Казанда була.

Тәтеш кадет мәктәп-интернаты укучысы Инсаф Низаметдинов (җитәкчесе Нәфисә Сиякина) яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XVII төбәкара фәнни-тикшеренү укуларының III дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде. Яшүсмер укуда катнашучыларга татар шагыйре, прозаигы һәм драматургы Фәнис Яруллинның иҗаты буенча үз эшен тәкъдим итте.

Килдеш мәктәбе укучысы Анастасия Сарварова (җитәкчесе Әлфинур Койрыкова) укучыларның “Мин авылны сайлыйм” IX фәнни тикшеренү, проектлар һәм иҗади эшләр республика бәйгесенең “Авыл булса, мин дә булам!” секциясендә икенче урынны алды.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев