Җыр-моң дулкынында
РФ Тәтеш районы пенсия фонды белгечләре җомга көнне тәтешлеләрне мавыктыргыч һәм гадәти булмаган сәяхәткә чакырды.
Район мәдәният йорты фойесында учреждениенең казанышларын күрсәткән күргәзмә бизәлгән иде. “Хезмәт кешеләре” дигән мәгълүмати гәҗиттә территориаль фондның эш нәтиҗәләре һәм төрле дәрәҗәдәге бүләкләре тәкъдим ителгән иде. Залга керү юлында тамашачыларны тимер юлчы хезмәткәрләре киемнәре кигән чибәр кызлар каршы алды һәм һәркемгә “Бәхетле билет” тапшырды. Без аңа тизрәк күз салып алырга ашыктык: “12 апрельдә сезне яхшы кәеф Экспрессында “Яз.Ру” станциясеннән “Тәтеш.Ру” станциясенә кадәр сәяхәт итәргә чакырабыз. Сәяхәт барышында сезне РПФ коллективының юл бригадасы озатып йөриячәк”.
Чакыру яңгырады – һәм күренеш башланды. Концертта катнашучылар сәхнә артыннан, залдан перронга кулларына чемоданнар тоткан килеш чыктылар һәм “Сәлам, яз” дигән күңелле җырны башкардылар. “Поезд” юлга кузгалды.
“Без сезнең белән әлеге “экспресста” юлдашлар. Барыбыз да биографиябез рельслары буйлап ашыгабыз... ә яннан еллар – чакрымнар җилдәй җилдерә...” алып баручылар Алексей Никоноров белән Наталья Артемьеваның сүзләре уйланырга мәҗбүр итте. Әмма сәхнәгә “Атлантида” вокаль төркемендә катнашучылар чыккач, философия белән сугарылган моңсулык юкка чыкты һәм “Язгы танго” җырын җанга үтеп керерлек итеп яңгырады.
Шуннан соң тамашачылар балаларның Самуил Маршакның “Багаж” шигырен сәхнәләштерүен тәэсирләнеп карады. “Иҗади дәрт” бию коллективының “Танго”сы бик матур тәмамланды – ир-атлар гүзәл затларга кызыл розалар бирде.
Сергей Кузнецов башкаруындагы “Йомырка салучы тавык” пародиясе залдагыларның күңелен канатландырды. Күренешләрне һәркем бик канәгатьләнеп күзәтте. Мәктәп укучылары башкаруындагы богема полькасы әйтерсең лә безне XIX гасырга алып кайтты.
Тәтеш районы пенсия фонды начальнигы Ирина Большакованың чыгышы бәйрәм программасының иң тәэсирле мизгелләренең берсе булды. Ул “Сез мәхәббәттән уңыгыз” дигән җырны башкарды.
Бәйрәм ярышының теләге символик булды. Оештыручылар уйнатыла торган номерларны илебез тарихындагы әһәмиятле даталар белән бәйләгән. Вакыт сизелми дә узды, менә “поезд” “Тәтеш.Ру” станциясенә җитә!
“Исәнмесез, кадерле дуслар!”, “Ыра кун пултар. Менле халсем?”, “Шумбраши!”, “Здорово, земляки!” – дигән сүзләр ахырдан татар, мордва, чуаш, рус телләрендә фольклор төркемнең сәхнәдән сәламләве буларак яңгырады. Безнең районда кешеләр тынычлыкта һәм дуслыкта яши. “Язын, җәен, көзен һәм кышын барысы да сезнең өчен бик яхшы булсын! Бернәрсә һәм беркем дә сезнең кәефне төшермәсен, ә җанланып килгән табигать көч һәм зирәклек бирсен өчен, әлеге матур дөньяга рәхмәтле булырга кирәк!” – дип теләде һәркемгә Ирина Большакова.
Төрледән-төрле жанрдагы барлык чыгышлар тамашачы тарафыннан бик җылы итеп кабул ителде һәм беркемне дә битараф калдырмады. Җыр-моң, аны башкару үзенчәлеге, видеороликлар – мини-спектакльдә барысы да бергә үрелеп барды, аны тамашачылар көчле алкышлар белән бәяләде.
Бердәм рәвештә башкарылган “Без парольне беләбез” җыры бәйрәм оештыручыларның шигаре буларак яңгырады.
Иҗат отчеты шәһәрдәге күп кенә оешмалар кебек, төп эшчәнлекләреннән тыш, тәтешлеләрне үзләренең иҗатлары белән сөендерергә әзер икәнлеген чираттагы тапкыр раслады.
Ләйсән Мантова (автор фотосы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев