Җырлау ошый
Мәдәният

Җырлау ошый

Беренче сыйныф укучысы Кира Горбунова “Йолдызлык-2019” фес­тиваленең район һәм зона этабында “Вокал-соло” номинациясендә җиңүче булды.

“Җырлау аңа бик ошый, мин аның үсәргә, үзенең талантын камилләштерергә омтылуын күрәм. Кира белән шөгыльләнү бик кызыклы. Аның эш сөючәнлеге һәм тырышлыгы мине сок­ландыра, һәм, әлбәттә инде, уңышның яртысы – бу әти-әнисенең ярдәме”, – ди кызның сәнгать җитәкчесе Лилия Минневәлиева. Кира белдерүенчә, аның иң яраткан җырларының берсе – ­“Ә мин чәй эчтем”  дип атала, бәйгенең зона этабында ул шуның белән җиңүгә ирешкән дә инде. 


Нет комментариев