Юбилейга да ерак калмаган
Анна Левашовага – 98 яшь, ул Тәтеш районының Югары Тархан авылында туган.
Хәзер Анна Петровна кызы Нина белән язын Ульяновскидан туган авылына кайта, ә кышны шәһәрдә уздыра. Шул сәбәпле, салкыннар башланганчы, без аның белән очрашып калырга ашыктык.
Күпчелек өлкән яшьтәге авыл кешеләренең язмышлары берберсенә охшаш була. Безнең героиня да моннан искәрмә түгел. Ул күп балалы гаиләдә үскән, үсеп җиткәч “4 елда бишьеллык” күмәк хуҗалыгында хезмәт куйган. Аның яшьлек еллары сугыш чорына туры килә. Башта Анна Петровна басуларда эшли, хәтта бригадир да була, ә 1945 елның маенда аны һәм Югары Тарханнан тагын ике кызны Казан хәрби комиссариатына озаталар. “Безне фронтка алып китәргә тиеш иделәр, ләкин туган ягыбыз белән хушлашырга, әйберләрне җыярга дип кайтарып җибәрделәр. Бу вакытта Җиңү турында да белдек. Әлбәттә инде, бу хәбәргә бик сөендек”, – дип искә ала ул. Тормыш иптәше Николай Яковлевич белән утыз алты ел бергә гомер итә алар, җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта Анна Левашованың 12 оныгы бар, ә оныкчыкларын санап та бетерерлек түгел. Безнең героинябызның кыз туганы Раиса Петровна да җәйге чорда авылга кайта, ул Анна Петровнага һәрдаим кунакка килеп йөри. Хәер, ул үзе дә туганына еш бара. Анна Левашованың бер гасырлык юбилеена да ерак калмаган, һәм без аны әлеге датаны һичшиксез билгеләп үтәр дип ышанып калабыз.
Юлия КАЛИНИНА, фотолар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев