Мәдәният

Заманча технологияләрне тормышка ашыралар

Шәһәрдәге “Каенкай” балалар бакчасы базасында “Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне әхлакый-патриотик тәрбияләү аша балалар инициативасын хуплау алымнары” темасы буенча мәктәпкәчә хезмәткәрләрнең төбәкара семинары булып узды.

Чарада Ульяновск, ТР Апас, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Тәтеш районнары тәрбиячеләре катнашты. “Каенкай” хезмәткәрләре үзләренең кул астында тәрбия­ләнүче сабыйлар белән бергә кунакларга төрле технологияләрне уңышлы куллану, балалар инициативасы һәм гомумиләштерү төрләренең берсе – “Клуб сәгате”н күрсәттеләр. “Каенкай” тәрбиячеләре оештырган чараларда педагоглар эш тәҗрибәсен алмаштылар, мас­тер-классларда катнаштылар.
 


Нет комментариев