Заманча җырларны башкарырга ярата
Урюм урта мәктәбе укучысы Анастасия Карягина – “Йолдызлык-2019” район этабындагы фестивальнең “Вокал-соло” номинациясендә өченче урынга ия булды.
(Тәтеш, 25 май, “Тәтеш таңнары"). Урюм урта мәктәбе укучысы Анастасия Карягина – “Йолдызлык-2019” район этабындагы фестивальнең “Вокал-соло” номинациясендә өченче урынга ия булды.
Кызчык балалар бакчасына йөри башлаганнан бирле җырлый, шулай да вокал белән 3нче сыйныфтан шөгыльләнергә керешә. Шул чактан алып ул “Күңел ачу” вокал-эстрада студиясенә бик теләп йөри. “Настя бик озак ялгыз җырларга теләмәде, оялдымы, әмма бераз үсә төшкәч, җырлый башлады. Баштарак бары тик мәктәп сәхнәсендә, аннары, җитәкчесе Надежда Тронягина ярдәмендә, балалар бәйгеләрендә һәм фестивальләрендә катнаша башлады. Җырчы булырга телисеңме, дигән соравыма ул төгәл итеп җавап бирә алмый, ләкин укытучы яки тәрбияче һөнәрен сайлар дип уйлыйм”, – дип сөйли кызчыкның әнисе Анжелика Карягина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев